Авылны ничек саклап калырга?

2012 елның 15 декабре, шимбә
Ноябрь аенда РФ Хөкүмәте 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерүнең федераль максатчан программасы концепциясен раслады.
Документның асылы нидә соң? Анда авылны үстерү буенча теләкләрнең стандарт җыелмасыннан башка принципиаль әлләни яңалык юк та сыман, әмма киләчәктә бигрәк инновацияле технологияләрне үстерүгә игътибар биреләчәге турындагы хәбәр күңелләрдә өмет уята. Программаның төп максаты катлаулы демографик хәлне үзгәртүгә, авылларның кешесез калуы, социаль өлкәнең һәм инженерлык инфраструктурасы үсешенең түбән дәрәҗәсе кебек проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелә. Документның икенче бүлегендә авылдагы бүгенге вәзгыять буенча мәгълүматлар китерелә. Бүлектә “әлегә кадәр федераль программаларының тормышка ашырылу нәтиҗәләре чагылдырыла. Кызганычка каршы, хәлләр шәптән түгел. 2002 һәм 2010 елларда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре бу вакыт эчендә авылларда яшәүче халыкны 1,2 миллионга кимүен күрсәтте. 2010 елда РФнең 11 субъектында авыл җирләрендә үлем тууны 2 тапкырга узды. Эшкә яраклы яшьтәгеләр шәһәрләргә агыла, ә авыллар “картая”. 1989 елдан соң гына да 9 меңнән күбрәк авыл юкка чыкты. Халык санының азаюы авылда җир мәйданнарның “эшсез” ятуына, авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән уңдырышлы җирләрнең әйләнештән төшеп калуына китерә. Бу хәл азык-төлек кытлыгы гына түгел, бәлки Россиянең геосәяси куркынычсызлыгы белән дә яный. Авылларда балаларга белем бирү, медицина, мәдәни хезмәт күрсәтү дә тиешле югарылыкта түгел. Бүген авыл халкының торак шартларын яхшырту, комплекслы төзелешләр алып бару, анда эшләүченең дәрәҗәсен күтәрү  Программаның төп юнәлешләреннән санала. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әлеге программа буенча авылларны саклап калуда үзенең фикерләре белән уртаклашты. Аныңча шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баруга, гаилә фермалары оештыруга кредитлар, субсидияләр бирү хәлдән коткарачак. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Иван Мулеев белдерүенчә, быел гына да шәхси хуҗалыкларны үстерүгә федераль бюджеттан 28 миллион сумга якын, республика бюджетыннан 1 миллион 457 мең сум субсидия бирелгән. Апрель-июль айларында сыер башына 680ешәр сум акча бирелде. Мисал өчен, Мөкерле авылында Сергей Сурков быелның 8 аенда гына да үз хуҗалыгыннан ит-сөт сатып, 300 мең сумнан күбрәк чиста табыш алды. Күрәсең, авыл кешесен беренче чиратта эш белән тәэмин итәргә кирәк. Ә эше барның ашы була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International