Фидакарь һәм уяу

2012 елның 15 декабре, шимбә
“Роспотребнадзор”ның Буа районы һәм шәһәре буенча филиалы баш дәүләт санитар табибы урынбасары Мәдинә Хәмидуллина 30 ел дәвамындагы фидакарь хезмәте өчен “Россия дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтчелегенә 90 ел” истәлек медале белән бүләкләнде. Табибә үз эшенең чын остасы булу белән бергә халыкның сәламәтлеген саклау белән бәйле чараларда да актив катнаша. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучы базарында хокук бозуларны кисәтү буенча Буадагы вәкиллектә эшләүчеләр белән бергә икмәк, сөт һәм сөт продуктлары тәкъдим итү һәм сату буенча “Сыйфат көннәре” уздыруда башлап йөри. Сабан туенда, шәһәр бәйрәмендә, төрле чараларда халыкка сатыла торган азык-төлекнең сыйфаты турында даими кайгырта. Киң күңелле, олы җанлы, ярдәмчел Мәдинә Ибраһим кызының коллективта абруе зур.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International