Сездән ришвәт сорасалар

2012 елның 15 декабре, шимбә
Район үзәк дәваханәсендә коррупциягә каршы комиссия эшли. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан ришвәт алу, хезмәт күрсәтү өчен акча таләп итү очрагына юлыгучы һәркемне комиссия рәисе, дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов сишәмбе көнне иртәнге 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр кабул итә. Шулай ук бу хакта зарларыгызны 3-12-72 номеры буенча дәваханәнең кизү тору бүлегенә белдерә аласыз. Ризасызлыкны язмача рәвештә дә белдерергә мөмкин. Моның өчен поликлиникада, регистратура янына махсус почта әрҗәсе, шулай ук һәр дәвалау бүлегендә журнал куелган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча бердәм телефон номерларына шалтыратып та хәбәр итә аласыз: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына – 8 (843) 231-79-98, “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясенең контакт үзәгенә – 8-800-100-03-30.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International