Үзлектән – “инженер”

2012 елның 15 декабре, шимбә
Кыят мәктәбе укучысы Денис Никитин механизатор бабасына кечкенәдән кызыга иде. Ә үзе аннан да уздырды – техниканы төзекләндерү генә түгел, аны үзе ясый башлады.
Героебыз яши торган өй, ишегалдында тимер-томырдан күп нәрсә юк. Болар барысы да Денисның булачак техникасы өчен кирәк “чимал”. Тимер кисү, тишү  җайланмалары, эретеп ябыштыру җиһазлары аның кулына күптән таныш кораллар.
Ул җиденче сыйныфта укыганда беренче тапкыр иске мотоблокны төзекләндереп, үзгәртергә кереште. Башта ул мотоблок эшләп туктаганда дерелдәүне киметү өчен тоташтыргыч муфтаның каешына, тракторның иске запчастьләреннән ясалган “тынычландыргыч” беркетте, аннан двигатель тизрәк суынсын өчен аның өслеген салдырды, юлда барганда көпчәкне пычрак тулудан саклагыч элементлар – “брызговиклар” белән җиһазлады. Хәрәкәт полосасында барганда арттан килүче автомобильләрне күрү, урманда мотоблок артка таба чигенгәндә агачларга бәрелмәү өчен ике якка да көзгеләр дә урнаштырды. Мотоблокны яңача “киендергәч”, Денис аның тагылмалы арбасын үзгәртү эшенә тотынды. Куркынычсызлык өчен тормозын, тагылмалы өлешен ныгытты. Иске мотоциклның көпчәкләрен куйды. 
Егет тора-бара иске мунча мичен дә “эшкә җикте”. Аннан ыслау җиһазы ясады. Аның ташлар тезә торган өлешен кисеп алып, дуңгыз мае эләр өчен элгечләр эретеп ябыштырды. Авылның техника паркыннан ташландык комбайн запас частьләре дә эшкә китте. Денисның бу җайланмасында берьюлы 20-25 килограмм дуңгыз мае ыслау мөмкин.
“Яшь инженер” уйлап чыгарган соңгы әйбер – үлән ваклагыч тегермән. Ул иске кер юу машинасы моторыннан махсус үзе ясаган пычаклардан һәм 15 литрлы чиләктән тора. Тегермән бер туктамыйча 10 килограмм силос ясап бирергә сәләтле. “Мин әниемнең эшен җиңеләйтергә тырыштым”, - ди Денис. Техниканың “телен” белгән укучы мәктәптә дә алыштыргысыз. “Берәр җиһаз ватылса, Дениска  мөрәҗәгать итәбез”, - ди укытучысы Людмила Захарова. 
Киләсе елда урта мәктәпне тәмамлаучы егет үз һөнәрен сайлап та куйган, инженер булачак! Төрле техниканың яңа модельләрен уйлап чыгарып, аларны тормышка ашырачак. Ә хәзергә яшь техник-конструктор мини-трактор җыю хыялы белән яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International