Шәфкатьлелек номеры – 112

2012 елның 15 декабре, шимбә
Әлеге хәйрия акциясе районда Өлкәннәр көне алдыннан башланып китте. Бүгенге көндә 22 кеше телефонлы булды.
Үткән дүшәмбедә Әхмәт авылында яшәүче Мөсфирә һәм Мансур Заһретдиновларга телефон өйләренә барып тапшырылды. Элеккеге “Үзәк” колхозында эшләп лаеклы ялга чыккан гаиләнең балалары юк, икәү генә социаль хезмәткәр каравында яшиләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мөдәррис Гайфуллин хезмәт ветераннарына телефонны биреп, аның рәхәтен күреп яшәүләрен теләде. Социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Садретдинова өлкәннәрнең хәл-әхвәлләрен сорашып, телефонлы булуның уңай якларын әйтеп китте. Кесә телефонында кичектергесез хезмәтләр күрсәтү төймәсе бар. Әлеге төймә ярдәмгә мохтаҗ булган ялгызларны социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә турыдан-туры тоташтыруны тәэмин итә. Мөсфирә апа белән Мансур абыйның тормышларын җиңеләйтүдә “Авангард” агрофирмасы ярдәм итте. Агрофирма 7 кешегә телефон сатып алды.
Сүз уңаеннан, Лилия Назыйм кызы акциядә актив катнашучыларны да телгә алды. “Буа шикәр заводы”, Буа электр челтәрләре, район кулланучылар җәмгыяте үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыгучылар турында аеруча кайгыр- тучанлык күрсәтә. “Р. А. Гыйззәтуллин”, “Шәфкатьлелек фонды” да бу чарада актив катнаша. Районда тышкы дөнья белән бәйләнешкә керә алмаучылар байтак. Тагын 63 кешегә телефон таләп ителә. Идарәнең социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  Диләрә Гыймранова, белгеч Әлфия Гыймадиева Мөсфирә апа белән Мансур абыйга телефон белән эш итү кагыйдәләрен аңлаттылар. Элемтәле булу бәхетенә ирешкән хезмәт ветераннары телефоннан шалтыратып та карадылар, үзләрен бәхетле итүчеләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Диләрә Әһлиулла кызының әйтүенә караганда, яңа елдан акциянең икенче этабы гамәлгә ашырыла башлаячак. Ул чакта 112 номеры буенча төймәгә басып өлкәннәр өчен психологик ярдәм күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләр буенча консультация, участок табибы һәм социаль яклау бүлеге белән бәйләнеш хезмәтләре дә ялганачак. Гомумән алганда, бу проект бер көнлек түгел, киләчәктә ул инвалидларга карата да кулланылачак икән әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International