Буада рейска чыгарганчы автобусларда дезинфекция үткәрәләр

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Буада шәхси Газизов һәм Барабанов предприятиеләре коронавируска каршы профилактик чараларны  көчәйтте.

Рейска чыгу алдыннан автобусларны дезинфекцияләү Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме буенча үткәрелә. Шәхси эшмәкәр Таһир Газизов сүзләренә караганда, шәһәр һәм шәһәрара маршрут автобуслары өчен җаваплы,  шәһәрдә көн саен өч автобус йөри,  ә дүртесе – шәһәрара маршрут буенча. Рейстан соң транспорт салоны хлор эретмәсе белән эшкәртелә. Рейс вакытында тоткычлар антисептик салфеткалар белән сөртелә. Барабанов предприятиесеннән  биш автобус рейска чыга,  Ульяновскка һәм авыл торак пунктларына бара. Профилактик чаралар шул ук тәртиптә үткәрелә. Ульяновскидан кайтучы  транспорт Буа кергәнгә кадәр кадәр тагын бер кат профилактик эшкәртү уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International