Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндереләчәк объектлар исемлеген бастырды. Исемлектә 1851 объект бар.
Әлеге программа кысаларында Буа да 2020 елда 16 ишегалды төзекләндереләчәк. Программага түбәндәге адреслар буенча күпфатирлы йортларның ишегаллары керде:
- Р.Люксембург ур., 147,149 йорт;
- Гагарин ур., 17, 7А йорт;
- Гагарин ур., 21 йорт;
- К. Зыятдинов ур., 9, 11, 13 йортлар, Б.Хмельницкий ур., 54 йорт, Яшьләр ур., 5 йорт;
- Ефремов ур., 152А йорт , К. Зыятдинов ур., 2, 2А йортлар, Парк тыкрыгы, 3 йорт;
- Р.Люксембург ур.,151,153 йортлар, Некрасов ур., 42, 42А йортлар;
- Арефьев ур., 7,10 йортлар, Ефремов ур., 144,146 йортлар;
- Арефьев ур., 2, 2А йортлар, Космовский ур., 93 йорт;
- Арефьев ур., 19 йорт;
- Арефьев ур., 9, 11, 15, 17 йортлар;
- Р.Люксембург ур., 143, 145 йортлар;
- Шафранов ур., 20, 22 йортлар;
- Некрасов ур., 23, 25, 27 йортлар;
- Титов ур., 2, 4 йортлар, Титов ур., 6, 8 йортлар;
- Жорес ур., 108, 110, 112, 114 йортлар;
- Совет ур., 24, 24А йортлар.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча барлык эшләр дә җирле халык фикерен исәпкә алып башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның җәендә һәм көзендә Буа шәһәренең күп фатирлы йортларның барлык ишегалларында район җитәкчелеге, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Ш.Ш. Яһудин һәм Р. Р. Гайзатуллин катнашында «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышулар үткәрелде. Әлеге программаны тормышка ашыру кысаларында шәһәрнең 49 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.