ӘГӘР СЕЗ ЯҢА КОРОНАВИРУС ИНФЕКЦИЯСЕ (COVID-19) ОЧРАКЛАРЫ ТЕРКӘЛГӘн ИЛДӘН КАЙТСАГЫЗ, ИНФЕКЦИЯНЕҢ ТАРАЛУЫН МИНИМАЛЬЛӘШТЕРҮ ӨЧЕН, СЕЗНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕГЕЗНЕ, ЯКЫННАРЫГЫЗНЫҢ ҺӘМ ТИРӘ-ЮНЬДӘГЕЛӘРНЕҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕН САКЛАУ ӨЧЕН, СЕЗГӘ ТҮБӘНДӘГЕЛӘРНЕ ЭШЛӘРГӘ КИРӘК:
1. Өйдә мөстәкыйль изоляциядә аерым бүлмәдә, калыгыз. Эшкә, укуга бармагыз, кибет, даруханәләргә баруны минимумга җиткерегез, җәмәгать урыннарына, кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барудан баш тартыгыз, җәмәгать транспортыннан файдаланмагыз. Бу кагыйдәләрне сезнең гаиләгезнең барлык әгъзаларының да саклавын сорыйбыз. Сездән балаларыгызны мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөртмәвегезне сорыйбыз.
Covid-19 буенча имин булмаган илдән килгән затлар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы Россия Федерациясе чиге узганнан соң 14 көнгә билгеләнә.
2. Кыска гына вакыт эчендә яшәү урыны буенча медицина учреждениесенә яки Бердәм кайнар линия телефонына (8-800-2225-900) яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар булган илгә баруыгыз турында хәбәр итегез. Сезгә медицина күзәтүе урнаштырылачак.
3. Әгәр сезгә больничный листны рәсмиләштерергә кирәк икән, сезгә сырхауханә табибын өйгә чакыртырга кирәк, сезнең COVID-19 авыруы куркынычы булган илдән килеп җиткәнлегегезне хәбәр итеп.
4. Йогышлы авыруның беренче симптомнары барлыкка килгән очракта (тән температурасы, ютәл, тамакта авырту, томау төшү) кичекмәстән табиб чакыртырга кирәк. Табибка COVID-19 авыруы теркәлгән илдән кайтуыгыз турында хәбәр итәргә кирәк. Медицина учреждениесенә баруга юл куймаска кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәгез!