Гражданнар игътибарына. Буа муниципаль районының җирле үзидарә органнарында гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча чикләнгән.

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының җирле үзидарә органнарының хезмәт режимы буенча рекомендацияләрен исәпкә алып, Буа муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты Аппаратларында 2020 елның 23 мартыннан  башлап гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча чикләнгән.

Шәхси кабул итүгә язылырга теләүчеләргә язма рәвештә Буа шәһәре, Жорес ур., 110 йорт адресы буенча  яки район рәсми сайтының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. (http://buinsk.tatarstan.ru/rus/buinsk/internet_reception.htm), яки дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша (https://www.gosuslugi.ru ).

Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгать итү, гражданнарны кабул итүне яңарту һәм башка мәгълүмат алу өчен, Буа муниципаль районы Советы Аппаратының массакүләм мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек, хатлар һәм үтәлешен контрольдә тоту бүлегенә (84374) 3 56 41 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Аңлавыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International