Әй гитара, чыңлап тора кыллары

2012 елның 17 декабре, дүшәмбе
Балалар арасында гитарада уйнарга теләүчеләр саны елдан-ел арта.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында эшләп килүче Сергей Восканян җитәкчелегендәге “Акустик гитара” берләшмәсендә шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 30га яіын бала әлеге уен коралы серләренә төшенә. Лицей-интернат базасында үтүче дәресләрне алар көтеп алалар. Кыска гына вакыт эчендә дистәләгән аккордлар, берничә ритмика һәм дүрт җыр өйрәнергә өлгерделәр инде. Репертуарларын баетып сәхнәләрдә чыгыш ясарга да хыялланалар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International