Россия Конституциясенә граждан җәмгыяте институтларының сәясәтне формалаштыруда катнашуы турындагы төзәтмә-җәмгыять һәм дәүләт арасындагы хезмәттәшлектә яңа сыйфатлы адым. «Россия юристлары ассоциациясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо әнә шулай дип саный.
"Минем фикеремчә, коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлекнең сыйфатлырак дәрәҗәсенә күчәргә кирәк. Кешеләрне теге яки бу мәнфәгатьләр һәм социаль проблемалар буенча берләштерүче коммерцияле булмаган оешмалар гамәлдәге законнарга үзгәрешләрен тәкъдим итә алсыннар иде", - дип билгеләп үтте җәмәгатьче.
Күп кенә демократик илләрдә көчле профсоюзлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар бар, алар үзгәрешләр таләп итә һәм үз идеяләрен тәкъдим итә ала, дип өстәде ул. Хәзер Россиядә тиешле мөмкинлек закон дәрәҗәсендә беркетеләчәк.
Элегрәк «Татар-информ» МА Татарстан Дәүләт Советының Россия Конституциясенә төзәтмәләр турындагы законны хуплавын хәбәр иткән иде.