Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында территориаль бүлегенең рәсми мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Буа муниципаль районында чит илдән килгән һәм үз-үзен изоляцияләүдә булган гражданнар саны (Россия Федерациясе территориясенә килгән көннән алып 14 календарь көн) йорт шартларында 71 кеше тәшкил итә. 2020 елның 24 мартына аларда авыру симптомнары юк.
Россия Федерациясе Баш дәүләт санитария табибының 2020 елның 18 мартындагы 7 нче карары нигезендә, изоляция шартларында булган затларга көндәлек медицина күзәтүе «Буа үзәк район хастаханәсе» ДАССУ хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлегенә мәгълүмат биреп, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында алып барыла. Үз-үзен изоляцияләү чорында симптомнар барлыкка килсә генә тикшерү үткәрелә. Үзизоляциядә булган затлар өйдә анализлар алучы медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Медицина күзәтүе хезмәткәрләре һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре арасыннан эшче төркемнәр әлеге кешенең өйдә булуына инаначак, шулай ук аның сәламәтлеге торышын ачыклаячак. Үз-үзен изоляцияләү режимын бозу ачыкланганда, мәгълүмат ТР буенча Роспотребнадзорның территориаль бүлегенә җибәрелә.
"COVID-19 булдырмау максатларында изоляция режимын тәэмин итү турында" Россия Федерациясе Баш дәүләт табибы карары нигезендә, чит илләрдән кайткан халыкны йорт шартларында 14 көн эчендә үз-үзен изоляцияләү таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакырабыз.
Гражданнар, үз-үзләрен изоляцияләү режимын бозган өчен, 19.4 статьясының 1 өлеше (500 дән 1000 сумга кадәр штраф салынганнан алып), 19.5 статьясының 1 өлеше (300 сумнан 500 сумга кадәр штраф салынганнан соң), Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 6.3 статьясы буенча (100 сумнан 500 сумга кадәр штраф салынганнан соң) административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин, дип хәбәр итәбез.
Бөтен мәсьәләләр буенча буалылар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) территориаль бүлегенә Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында 8 (84374) 3-52-89 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә ала.