26 мартта 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Аркадий Белкин җавап бирәчәк. "Кайнар линия" телефонына шалтыратучылар җир кишәрлегеннән файдаланганда бурычлар һәм җаваплылык турында белә алалар. Күршеләр белән җир бәхәсләре булган очракта кая мөрәҗәгать итәргә, җир законнарын бозган өчен штрафлар нинди очракларда һәм нинди күләмдә исәпләнә һ. б. сорауарны белгечкә бирә алачаклар.
Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru- Гражданнар мөрәҗәгатьләре бүлегендә - Кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.