Хәзерге вакытта медицина битлекләренә ихтыяҗ зур, ә даруханәләрдә аларны табу кыен.
Тегүче Рамилә Әхмәтова битлекләрне мамык-кәгазь тукымадан ике катламга тегәргә киңәш итә һәм моны һәркем башкарып чыга ала дип саный. Буалыларга ул иң җиңел вариантны күрсәтте. Бер битлек өчен 20х20 сантиметрлы ике кисәк тукыма һәм 5х12 сантиметрлы тукыма кирәк. Зур кисәкләрне бер-береңә уң як итеп саласың, ике яктан тегеп үтәсең дә, чигендерәсең. Тегелмәгән якларда ирекле бөрмә ясыйсың һәм вакытлыча булавка белән беркетәсең. Кечкенә кисәкләрдән резинка куеп буларлык манжетлар ясыйсың.
Менә шундый күп тапкырлар кулланырлык битлек килеп чыга. Әлбәттә, аларның берничә булуы тагын да яхшы. Киеп йөргәннән соң, юарга һәм үтүкләргә киңәш ителә.