Гражданнар игтибарына! Татарстанда күп функияле үзәк вакытлыча гражданнарны кабул итү шартларын үзгәртә

2020 елның 27 марты, җомга

30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда Күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документлар бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк. Мондый карар Россия Президенты Владимир Путинның «РФдә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы Указы нигезендә, короновирус таралу куркынычын булдырмау максатыннан ТР Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде. Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8(843) 222-06-20 телефоны буенча кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр. Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне вирустан саклау зарурлыгына бәйле. Бу көннәрдә КФҮнең шәһәр офислары көненә 1000гә якын кешене кабул итте. Хәзер килүчеләр саны 20% ка   арткан. Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгы, төрле белешмәләр һәм өземтә ) алу өчен запросларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул ук вакытта мондый хезмәтләр өчен КФҮләргә мөрәҗәгать итү зарурлыгы юк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International