ТРдагы Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекчәсеннән алынган мәгълүматка караганда, районда чит илдән кайтып, үзизоляциядә торучы 76 кеше исәпләнә.
Алар Россия Федерациясе территориясенә кайткан көннән 14 календарь көн дәвамында карантинда торырга тиешләр. Үзизоляциядә булучыларның сәламәтлеге белән медицина учреждениесе, ә карантин режимын үтәве белән Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекчәсе кызыксына, кирәк икән, хокук саклау органнарын да җәлеп итә.
Район җитәкчелеге чит илдән кайтучыларны, 2020 елның 18 мартындагы Россия Федерациясе Баш дәүләт санитар табибының “COVID-19 таралуны кисәтү максатларында изоляция режимын тәэмин итү турында”гы Карарына туры китереп, үзизоляция шартларын төгәл үтәргә катгый чакыра.
Татар-информ хәбәр итүенчә, ТР Эчке эшләр министрлыгы карантин режимын бозучыларга карата җинаять җаваплыгы турында кисәтә. Әгәр бу кешеләрнең массакүләм зарарлануына китерсә, гаеплегә 80 мең сумгача штраф, өч елга кадәр билгеле вазифаны биләүдән азат итү яисә бер елга кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрү яисә ирегеннән мәхрүм итү каралган.
Режимны бозу кеше үлеменә китерсә, тагын да катгыйрак җәза каралган. Әгәр карантин режимын бозучылар булса, бу хакта белүчеләр 8(84374)3-52-89 номерына хәбәр итегез.