Йөз илледән күбрәк илне чолгап алган коронавируска каршы Буада да аерым санитар эпидемиологик режим кертелде. Рәсми мәгълүматларга карганда, Татарстанда (26 мартка) 10 кешенең коронавирус йоктыруы билгеле. Якында гына булган вируска каршы ниләр эшләнә. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар-га караганда, коронавирус килү очрагына йогышлы авырулар бүлегенең беренче катында вирус йоктырган пациентларны изоляцияләү өчен биш бокс, икенче катта алты ярымбокс палаталар әзерләнгән. Бүлек 37 авыру кабул итә ала. Моннан тыш, “Арктика” кунакханәсендә 50 урынлык обсерватор госпиталь әзерләнде. Анда авыру кешеләр белән контактта булучыларны урнаштыру күздә тотыла. Вирусны лаборатор ачыклау өчен йогышлы авырулар бүлегендә ирекле рәвештә коронавируска анализ тапшыру пункты булдырылды. Анда бу чир йөртүче белән контактта булуына шикләнгән, яисә үзен авыр хис иткән һәркем килеп анализ бирә алачак. Лаборатор тикшерүләр элек Мәскәүдә яисә Новосибирск шәһәрендә ясалса, хәзер коронавирусны Казанда тикшерү мөмкинлеге булдырылды. Анализлар 2-4 тәүлек эчендә кайтып җитәчәк. Бүгенге көндә үпкә ялкынсынуы белән авыручы барлык пациентларның да авыз куышлыгыннан анализ алып, тикшерүгә җибәрелә. Шунысы билгеле, бүген йогышлы авырулар бүлегендә авыр хәлдә булучы пациентлар юк. Әлеге вирус белән бәйле рәвештә безнең район дәваханәсе эпицентр булып торачак. Үзебездән тыш үпкә ялкынсынуы белән каты авыручыларны Тәтеш, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан да алып киләчәкләр.
Дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов профилактика максатында кулларны еш сабынлап юарга, маска кияргә, кеше күп булган урыннарда йөрмәскә чакыра.
икшерүләр күрсәткәнчә, коронавирус иммун системасы какшаган, өлкән буын кешеләрендә катлаулана. Чит илдән кайтучылар да табиблар күзәтүе астына алыначак, коронавирус баш күтәргән илләрдән кайтучылар 14 көн карантинда булырга тиешләр, аларга “больничный” ачачаклар. Алар өченче һәм унынчы көндә коронавируска анализ тапшырырга тиешләр. Куркыныч янамаган чит илдән кайтучылар шулай ук 14 көн өйләрендә карантинда калалар. Хезмәт хакы түләү мәсьәләсе эш бирүче белән хәл ителергә тиеш.
“Роспотребнадзор”ның территориаль идарәсенең баш табибы Артур Хәсәнов белдерүенчә, чит илдән районга кайтучылар турында хәбәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтчелекнең Татарстан Республикасы идарәсе буенча килеп ирешә. Санитар табиблар аларның өйләренә барып, карантинда утырырга кирәклеген җиткерергә, кагыйдәләрне үтәмәгән очракта җаваплылык булуы турында кисәтергә тиешләр. Артур Илдарович әйтүенчә, бүген районда 76 чит илдән кайтучы кеше карантинда кала.