Бөек Җиңүнең юбилейлы елы уңаеннан тагын бер сугыш ветеранының – Буа шәһәрендә гомер итүче Рәшит ага Долговның йортын ремонтладылар. Мондый бүләкне аңа “6 номерлы ПМК” җәмгыяте ясады.
– Өлкән яшьтә булган әти белән әнинең шәхси йортта яшиселәре килә. Ә монда төп проблема өй эчендә уңайлыклар булмау иде. Район җитәкчесе Ранис Камәртдиновка, барлык чыгымнарны үз өстенә алган төзүчеләргә аларны шулай олылаганнары өчен чиксез рәхмәтлебез, – ди кызлары Галия Сөбханкулова. Әминә апа белән Рәшит абый да мондый бүләккә шатланып туя алмыйлар.
– Ходай кушса, апрель аенда булачак 94 яшемне дә, Бөек Җиңү көнен дә матур йортта каршы алачакмын, – ди ветеран. Чыннан да, төзүчеләр кулы белән өй эче танымаслык булып үзгәрде бит. Уңайлыклар булдырудан тыш, тәрәзәләрне дә алмаштырдылар, идән-түшәмнәрне, диварларны да яңарттылар. Җәмгыять җитәкчесе Петр Бызов әйтүенчә, бу максатка барлыгы 270 мең сум акча тотылган. Хезмәткәрләр эшне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарганнар.