Район ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итүенчә, агымдагы ел башыннан транспорт чараларын теркәүгә түбәндәге яңалыклар кертелде.
- Регион коды кабат транспорт чарасы хуҗасының теркәлү урынына бәйле була. Мәсәлән, автомобиль хуҗасы хәзер Мәскәү шәһәрендә автомобиль сатып алып, аны шунда ук исәпкә куйган очракта да, Мәскәү номеры ала алмый.
- Автомобильчеләр хәзер дәүләт номерларын дәүләт пошлинасы түләп, ЮХИДИ бүлекчәсендә һәм хезмәт күрсәтү өчен түләп, номерлар ясау белән шөгыльләнүче оешмадан ала алалар.
- Хәзер 16 яше тулмаган кешегә транспорт чарасын рәсмиләштергәндә ул баштан аның әти-әнисе, опекуны яисә караучы зат исемендә булачак. Транспорт хуҗасына 16 яшь тулганнан соң гына аның исеменә күчәчәк.
- Транспорт хуҗасы ышанычлысы теләсә нинди теркәү узганда хуҗаның паспорты оригиналын яисә нотариаль расланган ышанычнамә күрсәтергә тиеш.
- Транспорт чарасының эзләүдә булуы, теркәү мәгълүматларының яисә конструкциясенең аны идентификацияләүче документлардагы мәгълүмат-ларга туры килмәве теркәү үткәрүне тыюга яки чикләүгә нигез була.