Моны белү кирәк. Өлкәннәрне караучыга булачак пенсиягә – баллар

2020 елның 27 марты, җомга

Хезмәткә яраклы, әмма эшләмәүче кешеләр 80 яшьтән өлкәннәрне, I төркем инвалидларны  караган өчен булачак иминият пенсияләренә баллар туплый алалар.

Россия Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов әйтүенчә, мондый мөмкинлек узган елдан бирле гамәлдә. Балларга килгәндә, өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты белән исәпкә алына. Шул рәвешле иминият пенсиясенә балларны хезмәткә яраклы, әмма эшләмәүче кешеләр, көндезге бүлектә укучы студентлар, 14 яше тулган мәктәп укучылары һәм быелдан  башлап, үзмәшгульләр туплый алалар. Соңгыларының мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән булуы шарт. Әмма шунысын белү дә мөһим: караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш. Моны 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша эшләргә була. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсация түләве билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.

Эшкә сәләтсез гражданны караган өчен айлык компенсация түләвенең күләме 1200 сум тәшкил итә, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешегә аның пенсиясе белән бергә түләнә. Караучының каралучы белән бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбүри түгел. Шулай ук бер караучы берничә компенсация түләве рәсмиләштерә ала. Әмма бу иминият стажына пенсия коэффициенты күләменә йогынты ясамый – ул бер ел өчен 1,8 булып кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International