Узган елның ноябрь аенда буалылар референдумда катнашып, халыктан 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыюны хуплап, үзара салым җыю референдумында катнашты.
Быел җыелган акчалар шулай ук тротуарлар төзүгә юнәлдереләчәк, дигән карар кабул ителде. Шәһәрдә ике ел эчендә үзара салым акчасына 5 километрга якын тротуар салынган. Рәсми мәгълүматларга караганда, (27 мартка бирелгән мәгълүматлар) бу максатларга халыктан 2 миллион 687 мең сум акча җыелган. Беренче кварталда җыелган акчаларга республика бюджетыннан өстәмә рәвештә һәр җыелган сумга 4 сум исәбеннән субсидия бирелә. Шуңа күрә 1 апрельгә кадәр кергән акчалар мөмкин кадәр күбрәк тротуарлар төзергә мөмкинлек бирәчәк.
Игътибарга алу өчен: 2018 елда - 3 миллион 295 мең сум, 2019 елда-1 миллион 318 мең 505 сум акча җыелган. Ә планлаштырылган сумма 8 миллион сумнан артык тәшкил итә.