28 марттан 5 апрельгә кадәр бөтен республика буенча, шул исәптән Буада да, барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре ябылачак. Бары азык-төлек кибетләре генә эшләячәк.
1. Аерым торучы һәм сәүдә үзәкләре эчендәге азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр эшли.
2. Азык-төлек базарлары эшли
3. Промтоварлар кибетләре гомуми мәйданы 100 кв. метрдан артса, ябыла
4. Промтоварлар кибетләре гомуми мәйданы 100 кв. метрдан ким булса, эшли, ләкин милекче ябарга да хокуклы.
5. Матурлык салоннары, мунча, фитнес, кинотеатрлар ябык
6. Кафе, рестораннар ябылган, әмма алар дистанцион рәвештә сатат алалар.⠀
⠀ Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча сәүдә, күңел ачу үзәкләре ябылган, азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр генә искәрмә булып тора. Калган система эшләми. Фуд-кортлар, күңел ачу системасы бу атнада үз эшен туктата. Рестораннарга, кафеларга карата аерым йөкләмә бар. Бу дезинфекция режимын тәэмин итү, бер бинада 20дән артык кеше утырту һәм эш сәгатьләрен чикләү мәсьәләсе.
Спорт үзәкләре, матурлык салоннары, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар (кинозаллар), төнге клублар (дискотекалар), балалар өчен уен бүлмәләре, балалар өчен күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары 26 марттан ябылган. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте. Россия Президентының милләткә мөрәҗәгатендә 2020 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр игълан ителгән чираттан тыш ял көннәре коронавирус аркасында карантин вакытында өйдә булу өчен бирелә. Гражданнар үз хокукларыннан явызларча файдаланмасын һәм зарарлану куркынычын тудырмасын өчен, күпләп йөри торган урыннарга өстәмә рәвештә тыюлар кертелгән. 28 марттан 5 апрельгә кадәр эшчәнлеге кешеләр һәм дәүләт өчен бик мөһим булган органнар һәм структуралар гына эшлиячәк.
⠀ Шул ук вакытта, ТР Прокуратурасы бизнесны карантин шартларын бозмаска өнди. Саксызлык аркасында кешеләр күпләп авыруга яки агулануга, шулай ук саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу максималь җәза-биш елга кадәр иректән мәхрүм итүгә китерә.
Республика халкын халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча хакимият органнары тарафыннан кабул ителә торган чараларга аңлап һәм тулы җаваплылык белән карарга чакырабыз.
⠀