Хөрмәтле гражданнар! Игътибар!

2020 елның 28 марты, шимбә

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, "Буа шәһәре халкының мәшгульлек үзәге" ДКУ 2020елның 30 мартыннан 2020елның 03 апреленә кадәр гражданнарны читтән торып кабул итүгә күчә. Бу даталарга килергә билгеләнгән эшсезләрне теркәү  күрсәтелгән контактлы мәгълүматлар буенча дистанцион режимда гамәлгә ашырылачак. Дистанцион рәвештә беренчел кабул итү дә тормышка ашырылачак.  Туры килерлек эш эзләүдә ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтү турында гариза һәм кирәкле документларның электрон үрнәкләре Czn.Bunsk@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Югары әзерлек режимын кертү, гражданнарны туры килә торган эш эзләү өчен теркәү шулай ук дистанцион рәвештә үткәреләчәк: хезмәт күрсәтү турында гариза һәм кирәкле документларның сканлаштырылган күчермәләрен (фотоларын) Czn.Buinsk @tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Гражданнарны яңадан теркәү телефон элемтәсе аша гамәлгә ашырылачак.  Дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә гаризаларны ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша  www.uslugi.tatar.ru аша да,  шунда ук беренчел кабул итүгә язылырга мөмкин.  Буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булу турында гражданнарга "Россиядә эш" www.trudvsem.ru. вакансияләрнең гомумроссия базасы мәгълүмати-аналитик системадан файдаланырга тәкъдим итәбез.  Сораулар барлыкка килгәндә, шул исәптән эш режимы турында, эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация максатларында, эшсез сыйфатында исәпкә куелу өчен, Сез 3-21-15,  3-21-16,  3-21-17 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International