Буа ательеларында коронавирустан саклау өчен битлекләр тегә башладылар

2020 елның 28 марты, шимбә

Хәзерге вакытта коронавирус аркасында медицина битлекләренә ихтыяҗ зур, даруханәләрдә аларны табу кыен. Әмма аларны Буа муниципаль районының тегү ательеларында  тегүне дәвам итәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Буа ательесында тегелгән битлекләр күп тапкырлар кулланыла торган. Аларны юарга, үтүкләргә һәм кабат кулланырга мөмкин.

Мәсәлән, әгәр эш көне-10 сәгать икән, һәр хезмәткәргә бишәр битлек алып була. Ул битлекләрне һәр 2 сәгать саен яңасына алыштырып, ә кич барысын да юып, кайнатып, ике яктан да үтүкләп, икенче көнне тагын алардан файдалана ала. Шулай ук, натураль тукымалар хисабына  күп тапкырлы битлек,  бер тапкыр киелүчесеннән күпкә уңайлырак.

Буалылар түбәндәге ательеда күп тапкыр кулланыла торган битлекләр сатып ала алалар:

- ателье «Экслюзив», 89274085799

- ателье «Иголочка», 89061153686

- ООО «Ателье», 89063225252

- Ателье «Силуэт», 89172536300

- үзмәшгуль Анисимова, 89274288079

Бүген утырыш залында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лилия Садретдинова тегүчеләр белән очрашты һәм тегеләсе битлек күләме, сату юллары, бәяләре турында фикер алышты. Сүз уңаеннан, күп тапкыр кулланыла торган битлекләрнең бәясе 50-150 сум тәшкил итә. Эшмәкәрләр сүзләренә караганда, бәя материал төренә, катламнарга бәйле. Битлекләр әзерләгәндә алар заказчыларның төс һәм дизайн буенча теләкләрен дә исәпкә алалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International