Битлекләрне үзебез дә ясый алабыз.

2020 елның 28 марты, шимбә

Марль яклау чаралары үзенчәлеге шунда,  аларда суларга җиңел,  берничә тапкыр кулланырга мөмкин. Мәсәлән, тегүче Рамилә Әхмәтҗанова аларны киҗе-мамык тукымадан ике катламлап тегергә киңәш итә һәм моны һәркем башкарып чыга ала дип саный. Буалылар өчен ул иң җиңел вариантта мастер-класс күрсәтте. Аның белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: (https://www.instagram.com/p/B-MVLMahtxo/?utm_source=ig_web_copy_link)

«Бер битлек өчен 20х20 сантиметр һәм 5х12 сантиметр зурлыгындагы ике тукыма кисәге кирәк. Зур кисәкләрне бер-береңә уң ягы белән куясың, ике яктан  тегәсең дә борасың. Тегелмәгән якларда ирекле рәвештә җыерчыклар ясыйсың һәм вакытлыча башлы энәләр белән беркетәсең. Кечкенә кисәкләрдән, резинка кертеп булсын өчен, манжетлар ясыйсың. Менә шундый күп тапкырлар кулланырлык битлек килеп чыга. Әлбәттә, әгәр алар берничә булса, яхшы. Кигәннән соң юурга һәм үтүкләргә кирәк”, - диде ул район халкы белән уртаклашып.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Роспотребнадзор тәкъдиме буенча, битлек режимы ОРВИ һәм грипп эпидемиясе башланган чорда үз эшенең характерыннан чыгып, бик күп кешеләр белән аралашырга мәҗбүр булганнар өчен кертелә (кибетләр, даруханәләр, китапханәчеләр, медицина хезмәткәрләре, кондукторлар һ.б.лар). Эре-марля бәйләвече сулыш юлларын төрле бактерияләрдән һәм инфекцияләрдән саклауда иң гади һәм үтемле чара булып тора.

Материалга таләпләр: мамык табигый 100% мамык, синтетика һәм хлор катнашмаларыннан башка, марля шактый тыгыз булырга тиеш, нәтиҗәле яклауны тәэмин итү өчен. Иң сыйфатлысы булып ГОСТ бинты санала. Әзер эшләнмәдә 4тән алып 8гә кадәр катлам булырга мөмкин. Мамык-марля бәйләвечләренең стандарт зурлыгы биеклектә 15 см һәм озынлыкка 90 см, аның ике яктан 30-35 см  бәйләвечләргә тотыла. Эшләнмәнең зурлыгы өлкәннәр һәм балалар өчен дә бертөрле.

 Даруханәдә сатып алынган бер тапкыр кулланыла торган фабрика битлеге аз гына вакыт аралыгы гамәлдә һәм аны икенче тапкыр кулланырга ярамый. Вата һәм марля профилактик эшләнмәне тагын берничә тапкыр юарга һәм кулланырга мөмкин.

 

Җәмәгать урыннарында битлек кияргә оялмаска кирәк. Профилактиканың үз вакытында кабул ителгән саклану чаралары, алга таба озак дәвалануга караганда, күпкә нәтиҗәлерәк.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International