Буа муниципаль районында балалар бакчалары — аерым эш режимына, мәктәпләр дистанцион режимга күчә.

2020 елның 28 марты, шимбә

Дүшәмбе, 30 мартта балалар бакчаларында ата-аналары өзлексез эшли торган предприятиеләрдә эшләүче, медицина һәм даруханә оешмаларында, гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләргә җәлеп ителгән азык-төлек кибетләрендә эшләүче балалар өчен дежур төркемнәр ачыла. Төркемнәр 12 баладан артмаячак.  Бу көннәрдә балалар бакчасы өчен түләү балаларны бакчага йөртмәүчеләрдән  алынмаячак.

Мәктәпләрдә каникуллар тагын бер атнага озайтылды, мәктәп укучылары дистанцион укытуга 6 апрельдән керешәчәкләр. Барлык укытучылар да читтән эшләячәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International