Өлкәннәр өчен «Кайнар линия» эшли

2020 елның 28 марты, шимбә

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр коронавирус инфекциясе йогынтысына дучар ителәләр. Иммун системага йөкләнеш булу сәбәпле, өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы зур, шул исәптән вируслы пневмония кебек куркыныч хәлләр дә килеп чыгарга  мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга кешеләр күп була торган урыннарга йөрмәскә, өйдә калырга тырышырга киңәш итәбез. Азык-төлек китерүдә, дарулар сатып алуда һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә якыннарыгыз ярдәм итә ала, шулай ук пенсионерларга ярдәм итү өчен районда «кайнар линия» эшли.

Исегезгә төшерәбез, Буа муниципаль районының барлык өлкән яшьтәге гражданнары "кайнар линия" телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар:

8 (84374) 3- 35- 35,

8 (84374) 3-38-05,

(8917) 271 57 01.

Анда алар куркыныч авыруны профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация ала алалар, волонтерларга азык-төлек һәм медикаментлар китерүгә заявка калдыра алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, беренче чиратта кирәк булган продуктлар һәм дарулар сатып алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү ялгыз (ялгыз яшәүче) өлкән кеше (инвалид) хисабына башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International