Президент 7-нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта видео яздырып, ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итте. Татарстан Президенты республика халкын бу хәлгә җитди карарга һәм авыруның таралуына юл куймас өчен, үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга өндәде.
Коронавирус йогышының таралуын булдырмау өчен Россия Федерациясе Президенты тарафыннан кабул ителгән карарлар тайпылышсыз үтәлергә тиеш. “Минем ышанычлы үтенечем-бу хәлгә аңлап карау”, -диде Рөстәм Миңнеханов