1. 100 кв. м. га кадәр мәйданлы азык-төлек, сәнәгать товарлары, кәрәзле элемтә кибетләре - эшли (*милекче эшчәнлекне туктатып тору турында карар кабул итәргә хокуклы)
2. Сәнәгать товарлары, 100 кв. м. дан артык мәйданлы кәрәзле элемтә кибетләре- эшләми
3. Мәйданы 100 кв. м. артык булган азык-төлек товарлары кибетләре -эшли
4. Даруханәләр һәм азык-төлек секцияләре, сәүдә үзәкләрендә бүлекләр - эшли
5. Сәүдә үзәкләрендә һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә күңел ачу үзәкләре, кинотеатрлар, фудкортлар, матурлык салоннары, маникюр салоннары - эшләми
6. Шәхси медицина үзәкләре-ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә эшлиләр
7. Стоматология клиникалары (шәхси, дәүләт) - Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә эшлиләр
8. Ветеринар клиникалар⠀- ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә эшлиләр
9. Автосалоннар - эшләмиләр
10. Автосервислар - ашыгыч ярдәм күрсәтүгә, яңа заказлар кабул итмичә эшлиләр
11. Шиномонтажлар - эшлиләр (җәмәгать туклануларсыз)
12. Автосервисларда кафе , рестораннар - килүчеләр утыртмыйча гына, азыкны чыгаруда гына эшлиләр
13. АЗСлар - эшлиләр
14. АЗСларда, автовокзалларда, аэропортларда, тимер юл вокзалларында кафелар-килүчеләр утыртмыйча гына, азыкны чыгаруда гына эшлиләр
15. Автомойкалар – эшлиләр ()
16. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында иминият комиссарлары- эшли
17. Кунакханә, отельләр - командировкалар өчен генә эшлиләр
18. Матурлык салоннары, СПА – салоннар, мунча, сауналар, косметик, массаж салоннары, солярийлар - эшләми.
19. Махсуслаштырылган балалар туклану кибетләре - эшли
20. Җәмәгать туклануы (кафе, рестораннар, һ.б.)- өйгә илтеп бирү системасында эшли.
22. Даруханәләр - эшли.
23. Кинотеатрлар, кальян йортлары - эшләми.
28 марттан 5 апрельгә кадәр дәүләт өчен бик мөһим булган органнар һәм структуралар гына эшлиячәк.
Районыбызда яшәүчеләрне халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклау буенча хакимият органнары тарафыннан күрелә торган чараларга аңлап һәм тулы җаваплылык белән карарга чакырабыз. Буалылардан кунакларны чакырып, гаилә чараларыннан тыелып калуларын, дини объектларга баруны чикләүләрен, туризм һәм ял итү максатларында үз сәфәрләрен чикләүләрен сорыйбыз