ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе коры үләнне яндырган өчен җаваплылык турында кисәтә

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Космик мониторинг системасы мәгълүматлары буенча, ел башыннан Татарстан Республикасы территориясендә 4 термик нокта теркәлгән, аларның 3се расланган. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. ⠀ Барлык очракларда да Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге ТР Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсенең территориаль бүлекләренә, шулай ук муниципаль районнар башкарма комитетларының җир-мөлкәт бүлекчәләренә, әлеге җир кишәрлекләре милекчесен билгеләү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының муниципаль районнар буенча район бүлекләренә мөрәҗәгатьләр җибәрде.  РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.4 статьясы буенча: 1 өлеш буенча кисәтү яки административ штраф салу: гражданнарга - ике меңнән өч мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - алты меңнән унбиш мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - егерме меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга-йөз илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр. Моннан тыш, мондый гамәлләр зур янгынның сәбәбе булырга һәм кеше корбаннарына китерергә мөмкин, шул вакытта янгын сәбәпчеләре РФ ҖК 168 статьясы («саксызлык аркасында милекне юк итү яки зыян китерү»), 261 ст. («урман утыртмаларын юк итү яки зыян китерү») нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International