ТР Төзелеш министрлыгы Yardam.ru порталын эшләтеп җибәрде. Барысы да үз-үзеңне изоляцияләү вакытында татарстанлыларның уңайлы тормышы өчен

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркы командасы белән берлектә, Yardam.ru порталын эшләтеп җибәрде. Анда коронавирус таралуга бәйле рәвештә изоляция режимында булган республика халкы өчен цифрлы сервислар һәм хезмәтләр турында мәгълүмат җыелган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сайттагы мәгълүмат төрле ихтыяҗлар һәм тормыш хәлләре: әзер ризык, азык-төлек һәм дарулар китерү, психологик ярдәм, федераль һәм республика кайнар линияләре, белем бирү ресурслары, читтән торып эшләү, бизнес һәм дәүләт белән онлайн-хезмәттәшлек итү өчен сервислар буенча тупланган.

 Yardam сүзе татар теленнән тәрҗемә иткәндә “ярдәм” дигәнне аңлата.

 

«Безнең министрлык командасы Yardam.ru махсус сайтында коронавирус турында белешмәләр, агымдагы вәзгыятьтә уңайлы тормыш өчен файдалы сервислар,  соңгы яңалыклар һәм тәкъдимнәрне җыйды.   Без даими рәвештә тәкъдимнәр каталогын киңәйтергә планлаштырабыз һәм республика халкын, кече бизнесны бу эштә актив катнашырга чакырабыз", - дип билгеләп үтте  Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин.

Хәзер Yardam.ru сайтында  140 тан артык сервис тәкъдим ителгән, аларның 70тән артыгы азык-төлек һәм әзер ризык китерү буенча. Барлык блокларда да Татарстан товар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр, шул исәптән шәхси һәм дәүләт учреждениеләре бар. Татарстан халкына үз-үзеңне изоляцияләү вакытын уңайлы итеп кичерергә ярдәм итү өчен  аңа шулай ук башка компанияләр дә кушыла ала. Тәкъдимнәрне электрон почтага җибәрергә кирәк: yardam@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International