Җир кишәрлекләре хуҗалары өчен Росреестрның «кайнар линия» нәтиҗәләре

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча җир кишәрлекләре хуҗалары өчен "Кайнар линия" оештырылды. Татарстанлыларның сорауларына дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Аркадий Белкин җавап бирде. Әлеге чараны уздыру кысаларында барлыгы 50 дән артык татарстанлыга консультация бирелде.

Дәүләт җир күзәтчелеге өлешендә төп мәсьәләләр, гадәттәгечә, җир кишәрлекләрендә җирдән файдаланучылар арасында үз белдекләре белән эш итү фактлары турында иде.

Әлеге гражданнарга (яңа коронавирус таралуны кисәтү максатларында гражданнарны кабул итү буенча чикләү чараларын бетергәннән соң), Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә яки аның территориаль бүлекләренә тиешле мөрәҗәгать белән мөрәҗәгать итәргә, чиктәш җир кишәрлеге мәгълүматларын (адрес, кадастр номеры буенча), шулай ук җир законнарын бозу турында мәгълүматны күрсәтергә тәкъдим ителде.

Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча идарә мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән барлык фактларны ачыклау буенча чаралар уздырачак һәм аларны раслау очрагында, җир законнарын бозуга юл куймау һәм аларны бетерү өчен чаралар күрү максатында, административ йогынты чаралары күреләчәк.

Шалтыратуларның бер өлеше автомойка, автосервис һәм башка эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен шәхси торак төзелеше  җир кишәрлекләреннән файдалану мөмкинлеге турындагы сораулар белән булды. Моның белән бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры җир кишәрлеген фактта файдалану аның рөхсәт ителгән куллану төренә туры килергә тиеш, дип искәртә. Җир кишәрлекләре милекчеләре һәм җир кишәрлекләре милекчеләре булмаган затлар җир кишәрлекләрен максатчан билгеләнеше нигезендә файдаланырга тиеш. Җир кишәрлеген максатсыз файдаланган өчен РФ КоАП 8.8 ст.1 өлеше нигезендә административ җаваплылык каралган. Шулай итеп, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен җир кишәрлеген (автосервис, автомойка һ. б.) куллана башлаганчы, рөхсәт ителгән куллану төре өлешендә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына үзгәрешләр кертү зарур.

Шулай ук гражданнарны гражданнар мөрәҗәгате кысаларында үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча Росреестр тарафыннан бирелгән күрсәтмәнең үтәлмәве турындагы мәсьәлә дә кызыксындырды. Аркадий Белкин аңлатканча,  күрсәтмәдә күрсәтелгән хокук бозуларны билгеләнгән вакытта бетермәсәләр, дәүләт җир күзәтчелеге органы тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча административ хокук бозу турында эш кузгатыла. Материаллар РФ КоАП 19.5 ст. 25 өлеше нигезендә, ә күрсәтмәне кабат үтәмәгән очракта - РФ КоАП 19.5 ст. 26 өлеше нигезендә субъектны административ җаваплылыкка тарту өчен җәмәгать судына җибәрелә. Әлеге  хокук бозу өчен җаваплылык бу очракларда физик затлар өчен 10 000 сумнан 50 000 сумга кадәр тәшкил итә.

Билгеләнгән вакытта җитешсезлекләрне бетерү мөмкин булмаган очракта, күрсәтмә бирелгән зат әлеге күрсәтмәне биргән вазифаи затка, күрсәтмәдә күрсәтелгән бозуларны бетерү срогын озайту турында үтенечнамә җибәрергә хокуклы. Үтенечнамәгә бозучының билгеләнгән вакытта хокук бозу очракларын бетерү өчен кирәкле чараларны кабул итүен раслаучы документлар теркәлә. Бары тик шул очракта гына җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы орган күрсәтмәсен үтәмәгән өчен суд тарафыннан штраф билгеләүне булдырмаска мөмкин. Бирелгән күрсәтмә хокуклары бозылган затны, үз хокукларын яклауны сорап, тиешле дәгъва гаризасы белән суд органнарына мөрәҗәгать итүне чикләми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International