Балаларга багышланган гомер

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең информатика укытучысы Тәскирә Камалетдинова үз эшендә укытуның иң алдынгы һәм инновацияле алымнарын куллану буенча үрнәк булып тора. Мәктәпләрне “Сан гасыры мәктәбе” гомумроссия проектында катнаштыруны оештыручы һәм электрон белем бирү администраторы да ул. Беренче квалификация категориясенә ия педагог укучыларны компьютер грамотасына  өйрәтү курсларын даими үткәреп килә. Озак еллар дәвамында физика укыту нәтиҗәсендә байтак балада әлеге фәнгә мәхәббәт тәрбияләде. Мәктәптә “Компьютер технологияләре” түгәрәге җитәкчесе буларак, балаларда иҗади активлыкны, мөстәкыйльлекне үстерүгә, укуга мәхәббәт уятуга зур игътибар бирә. Балалар укытуга һәм тәрбияләүгә 39 ел гомерен багышлаган Тәскирә Тәлгать кызына 60 яшь тулды. Бу уңайдан ул коллегаларыннан күп котлаулар кабул итте. Аларның җылы сүзләренә без дә кушылабыз.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International