Изге эштән беркем дә читтә калмасын

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе
Үлгәннәрнең кадерен белеп башкарырга тиешле изге гамәлләрнең берсе – зиратларны даими чистартып, тәртиптә тоту.
Яз-җәй айларында авылларда бу уңайдан өмәләр үткәрелә. Әмма аларга даими игътибар булырга тиеш. Муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоров әйтүенчә, монда Күшке җирле үзидарәсенә кергән Татар Биморзасы авылында, Иске Тинчәле, Яңа Тинчәле, Шәмәк, Чуаш Киштәге, Янтуган авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне үрнәк итеп китерергә була. Янтуганда “ТАИФ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Султиев зират тирәсен койма белән әйләндереп алуда зур ярдәм күрсәтте.
Шул ук вакытта Зур Фролово авыл җирлегендә зиратлар чистартылмаган. Кайбыч, Югары Лашчы җирлекләрендә бу изге эш начар оештырылган.
Шәһит киткән якыннарыбызның рухы шат булсын иде,  дисәк, һәрберебез актив булыйк, кемдер эш кушканны көтеп тормыйк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International