Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эш бирүчеләр өчен өйдән чыгу тәртибен һәм белешмә формасын раслады

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Документ Татарстан хөкүмәте сайтында бастырылган. Махсус эшләнгән сервис үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгуга рөхсәт алырга мөмкинлек бирә.

Татарстанлыларга рөхсәт бирүне махсуслаштырылган сервиста теркәлгәннән соң бирәчәкләр. Теркәлү өчен граждан бушлай СМС җибәрә "Теркәлү - Фамилия, исем, атасының исеме, паспортның сериясе һәм номеры, фактик яшәү урыны адресы" тексты белән 2590 номерына. Шуннан соң аңа теркәүнең уникаль коды белән җавап хәбәре килә. Рөхсәт алу өчен серверда теркәлгән граждан, «ЦЕЛЬ» тексты белән 2590 СМС-хәбәр җибәрә, анда түбәндәге очракларның берсен сайлау юлы белән хәрәкәт итү максаты күрсәтелә:

1)         судка бару өчен;

2)         балигъ булмаганнарны мәгариф оешмасына (мәгариф оешмасыннан) илтеп җиткерү;

3)         медицина яисә ветеринария оешмасына бару;

4)         күмүдә катнашу;

5)         паспортны алу;

6)         дачага (шәһәр читендәге йортка) чыгу/ дачадан (шәһәр читендәге йорттан) кайту;

7)         кредит оешмаларына һәм почта бүлекләренә бару;

8)         дарулар, азык-төлек продуктлары һәм хезмәткә сәләтсез туганнарга беренче кирәк-ярак предметлары китерү, аларга ярдәм күрсәтү;

9)         яшәү урынын (тору урынын) үзгәртү.

Хәрәкәтләнү,  гамәлдә булу вакыты күрсәтелгән уникаль рөхсәт коды белән смс-хәбәрләрен алгач,  рөхсәт ителгән дип санала.

Рөхсәт алу түбәндәге очракларда таләп ителми:

а) ашыгыч (кичектергесез) медицина ярдәме һәм  яшәү һәм сәламәтлеккә башка турыдан-туры куркыныч янаган очраклар өчен мөрәҗәгать итү;

б) сату чикләнмәгән товарларны, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне якындагы урынга илтү;

в) йорт хайваннарын яшәү урыныннан 100 метрдан артмаган ераклыкта йөртү (тору урыны);

г) коммуналь калдыкларны  якындагы урынына кадәр чыгару;

д) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган форма буенча эш бирүче документы (белешмәсе) булганда, эшчәнлекләре туктатылмаган оешмада эш урыны (урыныннан) шундый оешмада хезмәт бурычларын үтәүгә бару;

е) Татарстан Республикасы чикләрендә йөкләр ташу, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган рәвештә йөк җибәрүче тарафыннан бирелгән белешмә булганда Татарстан Республикасыннан йөкләр җибәрүгә бәйле рәвештә йөкләр ташу;

ж) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан бирелгән документлар (белешмәләр) булганда, гражданнарның аерым категорияләренә даруларны, азык-төлек продуктларын һәм беренче кирәк булган товарларны волонтер тарафыннан илтеп җиткерү.

Шулай ук карарда эш бирүчеләр өчен белешмә формасы китерелә, аларга хезмәткәрләрнең чыгу юлы кирәк (эшчәнлек өлкәсе тыюлар һәм чикләмәләр астына эләгергә тиеш түгел). Йөк җибәрүче өчен  курьерлар файдалана алырлык белешмә бар.

Волонтерлар өчен азык-төлек һәм дарулар китерә торган белешмәләр ТР Яшьләр министрлыгы тарафыннан биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International