«Яшел фитнес» проекты Instagramда турыдан-туры эфирлар форматында бушлай онлайн-күнегүләр сериясен башлап җибәрә

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

"Яшел фитнес" проекты профессиональ фитнес-тренерлар катнашында бушлай онлайн-күнегүләр сериясен башлап җибәрә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Тренировкалар Instagramда туры эфирлар форматында узачак. Спорт яратучыларга көч һәм  күнегүләр, стретчинг һәм йога, зумба һәм сустав гимнастикасы буенча дәресләр тәкъдим итәчәкләр. Беренче туры эфир шушы көннәрдә, 30 мартта узды.

"Хәзерге шартларда, кешеләр карантин белән чикләнгән булганда, без барлык теләүчеләр өчен бушлай онлайн-күнегүләр сериясен эшләтеп җибәрергә булдык. Бу физик культура һәм спорт яратучыларга тренер белән үз өендә шөгыльләнергә, ә беренче адымнарын ясаучыларга яңа юнәлешләрне үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк ", - дип билгеләп үтә проект директоры Мурат Димитров.

Күнегүләрнең тулы программасын татарстанлылар социаль челтәрләрдә vk.com/zf_kzn , @zf_kzn/ яки #ЗеленыйФитнес  хештегы буенча таба ала.

«Яшел фитнес» хәрәкәте спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен паркларда, скверларда, яр буйларында атналык бушлай спорт чараларын уздыру юлы белән популярлаштыруга юнәлтелгән. Проект «Демография» милли проекты кысаларында «Спорт - яшәү нормасы» федераль программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International