Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы "Ак Барс" Цифрлы трансформация үзәге командасы белән берлектә Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар алу өчен сервис эшләде һәм эшләтеп җибәрде. Татарстан әлеге системаны гамәлгә ашырган илдә беренче төбәк булды.
30 марттан башлап Татарстан территориясендә коронавирус инфекциясенең киң таралуына юл куймау сәбәпле, республиканың барлык халкы өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Аны сыйфатлы үтәү һәм гражданнарга уңайлы булсын өчен яңа сервис эшли башлады, анда өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар рәсмиләштерергә мөмкин. Проект Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге һәм Ак Барс Цифрлы технологияләр командасы белән берлектә тормышка ашырылган.
Пропуск алу өчен системада теркәлергә кирәк. Моның өчен шәхси мәгълүматларны һәм эшкәртүгә ризалык күрсәтеп, 2590 кыска номерга SMS җибәрергә кирәк булачак. Хәбәр текстының үрнәге: теркәлү#Иванов Иван Иванович 9 9200123876#Казан, Спорт урамы, 33#(а) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә риза.
Җавап хәбәрендә яшәүченең шәхесен һәм аның яшәү урынын идентификацияләүче уникаль код киләчәк. Системада республиканың барлык халкына теркәлергә киңәш ителә. Әгәр кеше өйдән якындагы кибеткә, даруханәгә чыкса да, чүп-чар ташлау, йорт хайваннары белән өйдән 100 метр радиуста йөри икән, контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре код соратып ала ала, анда булу урынын факттагы урын белән чагыштыру өчен.
Әгәр дә кешегә үз-үзен изоляцияләү вакытында аның урынын калдырып китәргә кирәк икән, ул "ЦЕЛЬ" тексты белән 2590 номерына хәбәр җибәрергә һәм тормыш ситуациясенең номерын күрсәтергә тие
1.судта булу;
2. балигъ булмаганнарны мәгариф оешмаларына илтеп җиткерү;
3. медицина / ветеринария оешмасына бару;
4. күмүдә катнашу;
5. паспорт алу;
6. дачага (шәһәр читендәге йортка) чыгу/ дачадан (шәһәр читендәге йорттан) кайту;
7. кредит оешмаларына һәм почта бүлекчәләренә бару;
8. дарулар, азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак предметлары китерү, хезмәткә сәләтсез туганнарга ярдәм күрсәтү;
9. яшәү (булу) урынын үзгәртү.
Җавап хәбәрендә аның вакыты турында мәгълүмат белән уникаль код киләчәк. Шул ук вакытта республикада яшәүче бер кеше тәүлегенә 2-дән артык пропуск ала алмый.
Үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында эшкә йөрергә тиешле Татарстан халкына пропуск рәсмиләштерергә кирәкми. Эш урынына барып җитү һәм кире кайту өчен, алар эш бирүченең белешмәсе булган очракта гына өйдән чыга алачак. Волонтерлар өчен азык-төлек һәм дарулар китерә торган белешмәләр бирүне ТР Яшьләр министрлыгы башкарачак.