2 апрельдә, аутизм турында мәгълүмат тарату халыкара көнендә, Татарстанда «Зажги синим» дигән акция уздырыла, дип хәбәр итәләр оештыручылар.
Аутизм - ул үсеш бозылуы, ул кешене гомер буе озата бара. Аутизмлы кешеләр игътибарга, үзләрен шундый үзенчәлек белән кабул итүгә мохтаҗлар. Аутистик спектрның бозылулары барлык кешеләрнең 1% ында диярлек очрый. 2007 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясе нигезендә, 2 апрель Халыкара аутизм турында мәгълүмат тарату көне дип игълан ителде.
Бу көнне истәлекле урыннар, архитектура һәйкәлләре һәм шәһәр биналары аутизм символы булган зәңгәр төс белән яктыртыла. «Зажги синим» акциясендә теләсә нинди башка ысул белән катнашырга мөмкин: тәрәзәләрне гирляндалар яки зәңгәр лампа белән яктыртырга, зәңгәрдән киенергә һәм якыннарына аутизм турында сөйләргә. Шулай ук зәңгәр кием белән фотога төшәргә һәм #зажгисиним и #2апреля хештегы белән социаль челтәрләрдә фотога урнаштырырга була.