Коронавирус йогышын профилактикалау сыйфатында гомуми гигиена чараларын үтәү тәкъдим ителде,алар арасында медицина битлеген, саклау күзлекләрен һәм перчаткаларын кию мәҗбүри. Әлеге чаралар әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешне чикләүгә юнәлтелгән һәм инфекциянең алга таба таралуын киметүгә юнәлдерелгән.
Даруханәләрдә бер тапкыр кулланыла торган вируслардан саклану чаралары әлегә җитешми, респираторлар кыйммәт тора. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне чишү өчен шәһәр ательеларына халыкны саклагыч битлекләр белән тәэмин итүне йөкләде. Районда бу эш белән шәһәрнең биш ательесы һәм бер үзмәшгуль шөгыльләнә.
Алар оешма-предприятиеләрдән заказлар да кабул итә. Саклагыч битлекләргә заказны гади сатып алучылар да бирә ала. Менә аларның контактлары:
- ателье «Экслюзив», 89274085799
- ателье «Иголочка», 89061153686
- «Ателье» ҖЧҖ, 89063225252
- ателье «Силуэт», 89172536300
- ателье «Стиль», 89274414002
- үзмәшгуль Анисимова, 89274288079.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Өйдә калыгыз!