Буада волонтерлар сугыш ветеранына дарулар китерделәр

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Бүген Буа районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Зур Фролово авылында яшәүче өлкән яшьтәге Лазарев Алексей Ивановичка шәһәрдән дарулар алып килделәр. Бөек Ватан сугышында катнашучы ялгыз яши. "Кайнар линия"гә казанда яшәүче улларының берсе шалтыратып, әтисенә дарулар кирәклеген белдерде. 2020 елның 30 мартыннан "кайнар линия "гә 7 буалы шалтыратты. Социаль яклау хезмәткәрләре көн саен иртәнге 8дән кичке 18 сәгатькә кадәр өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дарулар гына түгел, азык-төлек тә илтәләр. Ветеран Алексей Иванович ярдәм һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде

Исегезгә төшерәбез, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар, шулай ук Буа муниципаль районы халкының аз хәрәкәтләнүче төркеме «кайнар линия» телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар: 8 (84374) 3- 35- 35, 8 (84374) 3-38-05, 8(917) 271 57 01.

Күрсәтелгән телефоннар буенча алар куркыныч авыруны профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация ала алалар, волонтерларга азык-төлек һәм медикаментлар китерүгә заявка калдыра алалар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, беренче чиратта кирәк булган продуктлар һәм дарулар сатып алу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү ялгыз яшәүче өлкән кеше (инвалид) хисабына башкарыла.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары нигезендә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр коронавирус инфекциясе йогынтысына дучар ителәләр. Иммун системага йөкләнеш булу сәбәпле, өлкән кешеләрнең өзлегү куркынычы, шул исәптән вируслы үпкә ялкынсынуы кебек куркыныч хәлләр дә булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга кешеләр күп була торган урыннарга йөрмәскә, өйдә калырга киңәш итәбез.

Үзегезне саклагыз, өйдә калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International