Буа табиблары дистанцион консультацияләр үткәрәчәкләр

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Республикасы халкының сәламәтлеген саклауны һәм яңа коронавирус йогышының (COVID-19) таралуын тәэмин итү максатларында, «Буа үзәк район хастаханәсе»ндә  2020 елның 1 апреленнән башлап бары тик ашыгыч (кичектергесез) пациентларны гына кабул итү һәм дәвалау оештырылды. Халыкка планлы амбулатор-поликлиника медицина ярдәме күрсәтү, планлы вакцинация үткәрү вакытлыча туктатылды, пациентларны тәүлек буе эшли торган койкаларга һәм көндезге стационарның койкаларына планлы госпитализацияләү туктатылды.

Буада телефон номерлары буенча табиб-терапевтлар һәм табиб-педиатрлар тарафыннан дистанцион консультация оештырылды.

Консультацияләр өчен номерлар:

- өлкәннәр өчен-эш көннәрендә - 3-25-62, 3-27-88
- балалар консультациясе - эш көннәрендә-3-28-62

Ял көннәрендә 3-27-88 һәм 3-12-72 номерлары эшли

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International