ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Буа, Кукмара һәм Чистай шәһәрләрендә социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалар өчен яңа муниципальара ресурс үзәкләре (МРҮ) булдыру килешенде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
МРҮ халыкның максатчан төркемнәре белән эшләүнең инновацион юнәлешләрен кертү юлы белән эшчәнлектә нәтиҗәле нәтиҗәләргә ирешергә омтылган коммерциягә карамаган оешмаларның, иҗтимагый үзидарәләрнең һәм советларның тотрыклы бергәлеген үстерү өчен булдырыла.
Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч һәм Тәтеш районнарының социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмалары өчен МРҮ функциясен социаль юнәлешле коммерциягә карамаган «Буа грант» ресурс үзәге башкарачак
(җитәкчесе - Фәсхетдинов Самат Рамил улы, телефон 8 937 284-27-47, эл. почта: hvcr@mail.ru адрес: Буа шәһәре, Космовский урамы, 91 нче йорт, 1 нче офис).