Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

2020 елның 3 апреле, җомга

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәнис Габитов белән берлектә, "Авангард", "Агронур", "Ямбулат" хуҗалыклары кырларын карап чыктылар. Ранис Камартдинов агрофирма җитәкчеләре һәм механизаторлар белән аралашты. Очрашу барышында Ранис Рафисович, һава торышы шартларына бәйле рәвештә, быел язгы кыр эшләре иртәрәк башланды, һәм аграрийларга уңыш өчен катлаулы шартларда көрәшергә һәм коронавирус пандемиясе аркасында халыкның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәргә туры киләчәк, дип билгеләп үтте.

Бүгенге көндә район кырларында 7 чәчү агрегаты эшли. 1 апрельгә район буенча 300 гектардан артык  мәйданда сабан арпасы чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International