Буа шәһәренең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр үз-үзләрен изоляцияләгән барлык кешеләрнең кәефләрен күтәрә

2020 елның 3 апреле, җомга

Буа шәһәренең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр «Вечерний Ургант» программасы флешмобына кушылдылар һәм үз-үзләрен изоляцияләгән барлык кешеләрнең кәефе өчен  видео төшерделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Вечерний Ургант» телетамашасы командасы коронавирус пандемиясе вакытында үз-үзеңне изоляцияләү турында музыкаль видеоклип чыгарды. Анда «Сельты» һөҗүмчесе Федор  Смолов, җырчы Дима Билан, Лолита Милявская, юморист Илья Соболев һ.б. шоу-бизнес вәкилләре катнаштылар.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Өйдә калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International