Роспотребнадзор Covid-19 пандемиясе вакытында йортны җыештыру буенча киңәшләр бирде

2020 елның 3 апреле, җомга

Чисталык-сәламәтлек нигезе: коронавирус пандемиясе вакытында үзеңдә дезинфекцияне ничек дөрес итеп үткәрергә

1. Ишек тоткалары

Сабын белән юыгыз яки спирт нигезендә антисептик белән кимендә 70% яки хлорлы эретмә белән эшкәртегез. Ишек тоткаларын эшкәрткәннән соң, кулларны сабын белән юыгыз.

2. Сүндергечләр

Антисептиклы салфетка белән сөртегез. Әгәр йортта барысы да сәламәт булса аларны еш сөртү мөһим түгел. Әгәр өйдә авыру кеше бар икән, сүндергечләрне кулланган саен сөртеп торырга кирәк.

3. Шкаф тоткалары

 Өйне җыештырганда аларны сабын белән юыгыз яки  антисептиклы салфетка белән сөртегез.

4.  Тукыма белән тышланмаган урындыклар

Өйне җыештырганда аларны сабын белән юыгыз яки  антисептиклы салфетка белән сөртегез.

5. Язу өстәле

Өйне җыештырганда аларны сабын белән юыгыз яки  антисептиклы салфетка белән сөртегез.

6. Журнал өстәлләре һәм башка каты өслекләр( ачык китап киштәләре, комод, тумбалар)

Өйне җыештырганда аларны сабын белән юыгыз яки  антисептиклы салфетка белән сөртегез.

7.  Кухня өстәлләре

Көнкүреш химиясе чараларын кулланып юыгыз яки спирт нигезендә антисептиклы салфетка белән сөртегез. Әгәр өйдә барысы да сәламәт икән моны көненә бер тапкыр эшләү дә җитә, әгәр өйдә авыручы кеше булса, азык кулланганнан соң,  һәрвакыт сөртергә киңәш ителә.

8. Көнкүреш техникасы

 Өйне җыештырган вакытта  идарә панельләрен спиртлы антисептик салфеткалар белән сөртегез.

9. Кран һәм смесительләр

Көнкүреш химиясе чараларын кулланып юыгыз яки спирт нигезендә антисептиклы салфетка белән сөртегез. Әгәр өйдә барысы да сәламәт икән моны көненә бер тапкыр эшләү дә җитә, әгәр өйдә авыручы кеше булса, азык кулланганнан соң,  һәрвакыт сөртергә киңәш ителә.

10. Раковиналар

11. Гигиена кирәк-яраклары (теш щеткалары, тараклар һ.б)

 Өйдә авыручы кеше булса, спиртлы антисептик салфеткалар белән өстәмә чистартыгыз.

12. Бәдрәф (унитаз, ванна, душ кабинасы, биде)

 Хлор нигезендәге дезинфекция чараларын кулланып бәдрәфне соңгы чиратта юыгыз.

МӨҺИМ: Йортта яки фатирда дымлы җыештыру эшләрен, әгәр барысы да сәламәт булса, атнага ике-өч тапкыр көнкүреш химиясе чараларын кулланып үткәрергә кирәк. Йортта авыру кеше булса, дымлы җыештыру эшләрен көн саен башкарырга һәм хлор нигезендә дезинфекция чараларын кулланырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International