Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 3 апреле, җомга

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне (функцияләрнең) Бердәм порталда алу мөмкинлеге турында хәбәр итәбез .www.gosuslugi.ru( Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән физик затлар тарафыннан салымнар һәм салым түләүләре буенча бурычлар турында мәгълүмат алу, салым декларациясе тапшыру; юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны теркәү, салым түләүчеләргә гамәлдәге салымнар һәм җыемнар, салымнар һәм җыемнар турындагы законнар һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актлар, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, салым органнары һәм аларның вазыйфаи затларының вәкаләтләре, шулай ук салым хисаплылыгы формаларын бирү һәм аларны тутыру тәртибен аңлату һ.б.лар турында түләүсез мәгълүмат бирү (шул исәптән язма рәвештә).

Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин (www.gosuslugi.ru)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International