Хөрмәтле буалылар! Коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы рекомендацияләре нигезендә, 2020 елның 30 мартыннан 30 апреленә кадәр "Буа шәһәре халкының мәшгульлек үзәге" дәүләт казна учреждениесе гражданнарны дистанцион кабул итүгә күчте.
Әлеге даталарга бару билгеләнгән эшсезләрне яңадан теркәү, теркәлү вакытында күрсәтелгән, контакт мәгълүматлары буенча дистанцион режимда башкарылачак. Беренчел кабул итү дә дистанцион рәвештә башкарылачак. Туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтү турында гариза һәм кирәкле документларның электрон үрнәкләре электрон почта аша кабул ителә: czn.Bunsk@tatar.ru.
Гражданнарны туры килә торган эш эзләү өчен теркәү шулай ук дистанцион рәвештә үткәреләчәк: хезмәт күрсәтү турында гариза һәм кирәкле документларның сканлаштырылган күчермәләрен (фотоларын) түбәндәге электрон почтага җибәрергә кирәк czn.Buinsk @tatar.ru. Гражданнарны яңадан теркәү телефон элемтәсе аша гамәлгә ашырылачак.
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә гаризаларны ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин (www.uslugi.tatar.ru) шунда ук беренчел кабул итүгә дә язылырга була.
Буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булу турында гражданнарга "Россиядә эш" вакансияләрнең гомумроссия базасы - www.trudvsem.ru мәгълүмати-аналитик системадан файдаланырга тәкъдим итәбез.
Сораулар барлыкка килгәндә, шул исәптән эш режимы турында, эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча консультация максатларында, эшсез сыйфатында исәпкә алынганда, Сез "кайнар линия" телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
8(84374) 3 21 15,
8(84374) 3 21 16,
8(84374) 3 21 17.