ТР Президенты Р. Н. Миңнехановның эшкуарлык бергәлегенә мөрәҗәгате

2020 елның 3 апреле, җомга

Кадерле дуслар! Татарстанлылар!

Коронавирус белән килеп чыккан хәл безнең арада битараф булмаган кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Волонтерлар, бизнесменнар, артистлар, республиканың гади кешеләре ярдәм итү өчен берләшәләр!

Безнең Татарстанның KazanExpress компаниясе инициативасы мине бик шатландырды. Алар балалар, өлкәннәр өчен бушлай азык-төлек җыелмалары җыялар. Чөнки безнең гражданнарның нәкъ менә шушы категориясе бүген аеруча яклауга мохтаҗ һәм аерым кайгыртучанлык тоярга тиешләр. Бу бик кирәкле һәм мөһим эш – катлаулы вакытларда мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү.

Безнең бизнесменнарга рәхмәт белдерәм һәм эшкуарларны, мөмкинлеге булган барлык кешеләрне әлеге яхшы эшкә кушылырга чакырам!

Мин дә акциягә кушылдым һәм үз өлешемне керттем.

Бер-беребезгә карата игътибарлырак һәм ихтирамлырак булган саен, бу катлаулы чор да җиңелрәк узачак. Чөнки БЕЗ БЕРГӘ!

* БЕЗ БЕРГӘ акциясендә түбәндәге реквизитлар буенча акча җибәреп катнашырга мөмкин:

"АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

БИК 049205805

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК

кор.счет 30101810000000000805

«МЫ ВМЕСТЕ» тамгасы белән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International