Ике көндә буа укытучылары 1200 саклагыч битлекләр текте

2020 елның 4 апреле, шимбә

Бүгенге көндә республикадагы башка районнардагы кебек Буа районында да саклагыч битлекләргә сорау зур. Бу чорда үзләренең граждан активлыгын Шәмәк авыл җирлегенең Иске Мәртле авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре күрсәтте. Алар үз-үзеңне изоляцияләүдә куп тапкырлар кулланып була торган саклагыч битлекләр тегеп түләүсез авыл халкына таратты. Аеруча игътибар  яңа коронавирус йоктыруда риск төркеменә керүче өлкән яшьтәге кешеләргә бирелде.

 Куп тапкырлар кулланыла торган саклагыч битлекләрне Буа районының мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре дә тегә. Алар шәхси саклау чаралары белән үзләрен һәм тәрбияләнүчеләрен генә түгел, ә волонтерларны да  тәэмин итте. Ике көндә алар 1200 саклагыч битлекләр текте.  Тукыма һәм тегү кирәк-яракларына чыгымны район җитәкчелеге үз өстенә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International