Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә чыгыш ясады

2020 елның 4 апреле, шимбә

Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсы үзгәрүчәнлегенә бәйле рәвештә хәлнең начараю шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы турындагы доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Буа муниципаль районы Лаеш тимер юл разъезды бистәсендә урнашкан «Әхмәт электромеханика заводы» предприятиесенең эшчәнлеге, булган проблемалар һәм яңа эпидемиологик хәл аркасында эшне туктатып тору турында предприятиенең генераль директоры  Хәбибҗанов Эдуард Мәгәфур улы чыгыш ясады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International